Казанның ике сәүдә үзәгенә шартлаткыч җайланмалар куелуы турында хәбәрләр килгән. Бу хакта социаль челтәрләрдән билгеле булды.
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр иткәнчә, «Проспект» һәм «Кольцо» сәүдә үзәкләренә ашыгыч хезмәт экипажлары — полицейскийлар, янгын сүндерүчеләр һәм кинологлар юл тоткан, комплекслар вакытлыча эшләми.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге сәүдә үзәкләренең берсенең электрон адресына шартлау куркынычы турында кисәткән хат килгән. Сәүдә үзәкләреннән кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Хәзер тикшерү бара.
Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/11/196742/
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat