Рөстәм Миңнеханов фин компаниясе вәкилләре белән хезмәттәшлек хакында сөйләште

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Kaukointernational компаниясе вәкилләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Финляндия арасындагы актив хезмәттәшлеккә игътибар юнәлтте. Яклар арасындагы товар әйләнеше 500 миллион АКШ долларыннан артып китә, республикада Финляндиянең күп кенә компанияләре эшли. Моннан тыш, Финляндиядә Татарстанның Сәүдә-икътисади вәкиллеге дә бар.

«Сезнең эшчәнлек өлкәсе – энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм калдыкларны эшкәртү, «чиста» энергетика — иң җитди игътибарга лаек», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Финляндиянең Kaukointernational компаниясе энергия нәтиҗәлелеген арттыру, калдыкларны эшкәртү, биогаз җитештерү, экологик чиста энергияне генерацияләү, цифрлаштыру һ.б. өлкәләрдә эшли.

 


Фикер өстәү