Эшмәкәрләрнең сорауларына Фәрит Абделганиев җавап бирәчәк

Эшмәкәрләр сорауларына Президент ярдәмчесе – Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Фәрит Абделганиев туры эфир аша җавап бирәчәк

Президент ярдәмчесе – Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Фәрит Абделганиев Татарстанның социаль челтәрләрендәге рәсми төркемнәрендә онлайн-тапшыру форматында республикада яшәүчеләр сорауларына җавап бирәчәк.
Электрон коммерция – пандемия шартларында эшмәкәрләргә ничек итеп тиз генә яңа клиентлар табарга һәм сату күләмнәрен арттырырга? Электрон сәүдә нинди мөмкинлекләр ача? Татарстан эшмәкәрләренә электрон базарга ничек эләгергә? Электрон коммерция өлкәсендә эшмәкәрләрне нинди мәсьәләләр кызыксындыра? Фәрит Абделганиев җомга – 23 октябрь көнне #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында әнә шундый сорауларга җавап бирәчәк. Ул шулай ук онлайн режимында социаль челтәрләрдән файдаланучылар сорауларына да җаваплар юллаячак. #ТатарстанОнлайн программасы 23 октябрьдә (14.00 сәгатьтә башлана) Татарстан Республикасының “ВКонтакте”, “Одноклассники” социаль челтәрләрендәге һәм YouTube платформасындагы рәсми төркемнәрендә тапшырылачак.
Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучылар үзләрен кызыксындырган соруларын ирештерә алачак. Кунак шуларның иң популярларына туры эфирда җавап бирәчәк. Ә инде калган сорауларга җавапларны, программа тәмамланганнан соң, белгечләр юллаячак.
Исегезгә төшерәбез: #ТатарстанОнлайн программасы быел апрель аенда Татарстанның рәсми төркемнәрендә эшләтелә башлады. Республикада яшәүчеләр шушы проект кысаларында студия кунакларына онлайн режимда көн кадагына суга торган темалар буенча үзләренең сорауларын бирү мөмкинлеге ала. Татарстанның инде 15тән артыграк министры һәм төрле ведомстволар җитәкчеләре студия кунакларына әйләнде. Ә инде 10 сентябрьдә социаль челтәрләрдән файдаланучылар сорауларына онлайн-эфир аша Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җавап бирде.
23 октябрьдә 14.00 сәгатьтә онлайн-эфирны түбәндәге сылтамалар аша кереп карарга мөмкин:
https://vk.com/video-85877975_456241852

https://ok.ru/live/2966676053686


Фикер өстәү