Татарстанда һава торышы бозыла: юлларда сак булу сорала

Татарстанда 22 октябрь киченнән 23е киченә кадәр һава торышы бозылуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген 22:00дән иртәгә 18:00гә кадәр томан, юлларда урыны белән бозлавык хасил булуы һәм җилнең тизлеге 16 метр секундка кадәр җитүе көтелә.

Шунлыктан машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юлларда сак булу таләп ителә.

Бүген төнлә 1 градуска кадәр салкын, иртәгә көндез 1-3 градус җылы, төнлә 8-9 градус җылы һәм яңгыр явуы фаразлана.


Фикер өстәү