Казанда коронавирус белән авыручылар өчен тагын бер госпиталь ачыла

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров клиника базасында коронавирус белән авыручылар өчен госпиталь ачылачагы турында сөйләде. Бу хакта ул эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте.

«Хәзер бина коронавирус йоктырган пациентларны кабул итү өчен тулысынча әзер. Без хезмәткәрләр һәм, гомумән, Казан халкы турында кайгыртырга тиеш», — дип билгеләп үтте университет ректоры.

Госпиталь КФУның Шмидт 31 урамындагы медицина-санитария бүлегенең терапия бүлеге базасында ачылачак.


Фикер өстәү