Коронавирус куркынычын киметүче авыруны атаганнар

Аллергиядән интегүче кешеләр башка төр вируслы авыруларга, шул исәптән Covid-19 коронавирусына да азрак бирешә. Бу хакта Аллергология һәм клиник иммунология институты аллергологы һәм иммунологы Алла Рыжихка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Гомумән алганда, аллергиклар вируслы авырулар белән сирәк авырый. Чөнки аларда реагин фоны югары, ягъни Е (IgE) иммуноглобулиннары күп була», — диде белгеч.

Шул ук вакытта, Алла Рыжих сүзләренчә, аллергикларның коронавирус белән авырмаячакларына да бернинди гарантия юк. Иң яхшы очракта, «кечкенә генә бонус» турында сүз барырга мөмкин.

Аллергия нәтиҗәләрен Covid-19 билгеләреннән аерыр өчен һичшиксез табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде иммунолог.

Моннан тыш, салкын һава аллергия күренешләрен кискенләштерергә мөмкин, диде табиб. Көзге чорда күгәрек гөмбәсе һәм тузан талпаннары кебек аллергеннар гадәти хәл, дип өстәде ул.


Фикер өстәү