Белгеч битлекләрне кайчан салачагыбызны әйткән

Кешеләрнең күбесендә чиргә иммунитет барлыкка килгәч, медицина битлеге кирәксезгә әйләнәчәк. Яз азагына таба шулай булырга мөмкин, дигән фикерен җиткергән Sputnik радиосы хәбәрчесенә аеруча хәтәр инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог Владислав Жемчугов.

Моның өчен теге яки бу төбәктә иммунитетка ия булучыларның өлеше 60–70% булырга тиеш. Бер үк вакытта COVID-19 чирен кичерүчеләрне һәм прививка ясатучыларны да исәпкә алырга кирәк. Бу күрсәткечкә барыннан да тизрәк Мәскәүдә ирешеләчәк, чөнки башкала инде хәзер үк әлеге күрсәткечкә якын тора, дип билгеләп үткән белгеч.
“Моның кайчанрак килеп чыгасын болайрак: хәзерге вакытта антитәнчекләргә ия булган кешеләр санына, һәр көн саен чирләүчеләр санына вакцина ясатучылар санын кушып, зур төгәллек белән исәпләп чыгарырга мөмкин. Минемчә, яз азагына халыкның 60-70 проценты, табигый рәвештә, ягъни чир кичереп һәм прививка ясатып, иммунитетка ия булачак дип уйлыйм”, – дигән Жемчугов.
Табиб-иммунолог фикеренчә, инде хәзер үк урамнарда битлексез йөрергә мөмкин. Ник дигәндә, табигатьтә, һавада йогышлы авыру ияртү ихтималы юк дәрәҗәсендә. Әмма төбәкләрдә хәлләр – төрлечә. Вирус белән “очрашмаган” кешеләр дә байтак, шуңа күрә прививка ясатуның ни дәрәҗәдә тиз хәл ителүе мөһим.
“Вакцинацияне тизрәк үткәрсәк, иммунитетлы кешеләрнең 60-70 процентына да тизрәк ирешәчәкбез”, – дип аңлатып үткән Жемчугов.


Фикер өстәү