Белгеч гриппның коронавирустан аермаcын әйтте

Клиник картина күзлегеннән караганда, грипп Covid-19 коронавирусына караганда җиңелрәк кичерелә. Әлеге авыруларның аермасы турында табиб-иммунолог Ирина Ярцева сөйләде.

«Вечерняя Москва» газетасы язуынча, белгеч грипп вакытында температураның 39 градуска кадәр югары булуын, алты көн торуын әйтә. Covid-19 булганда, температура 10-12 көнгә кадәр торырга мөмкин, бу җиңел формасы санала, дип искәртә табиб.

Белгеч сүзләренә караганда, коронавирус вакытында интоксикация һәм температура реакциясе грипп белән чагыштырганда көчлерәк була, хәтта организм, гомумән алганда, чир белән көрәшә алса да.

Моннан тыш, Ярцева Covid-19 вакытында гадәттә тамак авыртмый, дип белдерә. «Катараль күренешләр, лайлалы тышчаларның ялкынсынуы минималь була. Кемнеңдер авыру вакытында ис сизүе югалырга мөмкин, кемнеңдер алай булмый. Ютәлне тагын әйтеп булмый < … >», — дип аңлата ул.

Яңа коронавирусның клиник картинасы шактый төрле һәм әлегә ахыргача өйрәнелмәгән, дип нәтиҗә ясый табиб.


Фикер өстәү