Айдар Метшин: Бер эшмәкәр дә ярдәмсез калмас

Бер эшмәкәр дә ярдәмсез калмас. Республиканың эшмәкәрләр йортында узган очрашуда Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин шулай дип ышандырды. Урта һәм кече эшмәкәрләр 15 декабрьгә кадәр хөкүмәттән бер тапкыр бирелә торган грантка дәгъва итә ала. Россия Президенты Владимир Путин карары белән бу максатка барлыгы 38,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Пандемия чорында аеруча зыян күргән күп кенә оешмалар бу грантларны алырга өлгергән инде. Биредә кунакханә, җәмәгать туклануы, спорт, өстәмә белем бирү, көнкүреш, мәдәният, күңел ачу юнәлешендә хезмәт күрсәткән оешмалар турында сүз бара. Депутат сүзләренә караганда, коронавируска каршы кертелгән яңа чикләүләр шартларында кече һәм урта эшмәкәрләр, ярдәм сорап, ешрак мөрәҗәгать итә башлаган.

«Дәүләт органнары, эшмәкәрләрнең хәленә кереп, хезмәт хакы түләү өчен минималь хезмәт хакы күләмендә субсидия, 3 процент ставка белән ташламалы кредит бирүне күздә тоткан ярдәм чаралары кабул итте. Без, хөкүмәтнең закон чыгару һәм башкарма органнары, Татарстандагы эшмәкәрләрнең бу мөмкинлектән файдалануын телибез. Аларның берсе дә ярдәмнән читтә калырга тиеш түгел», – диде Айдар Метшин.

Очрашуда эшмәкәрләр түрәләргә үзләрен борчыган сорауларны да ирештерә алды. Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе Президенты Зөфәр Гаязов иң табышлы чор саналган Яңа ел төнендә һәм бәйрәм ялларында иркенләп эшли алмауларына борчыла. «Бу чорда безнең өчен чикләүләрне бераз йомшартсагыз иде. Шушы көннәрдә эшләвебез аркасында без тагын 2–3 ай тынычлап яши алабыз әле», – дип мөрәҗәгать итте ул. Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев бу мәсьәләне хәл итү өчен җәмәгать туклану урыннарының бәйрәм көннәрендә эшләү тәртибе буенча төгәлрәк тәкъдимнәр җиткерергә кушты.

Эшмәкәрләрдән килеп ирешкән чираттагы сорау хезмәт хаклары мәсьәләсенә багышланган иде. Айдар Метшин Россия Дәүләт Думасы кабул иткән закон нигезендә минималь хезмәт хакы күләменең киләсе елдан 8,6 процентка артачагын белдерде. «Бу, үз чиратында, яшәү минимумы күләме артуга да китерәчәк. Аны баштарак планлаштырганча 2,5 процентка түгел, ә 8,6 процентка арттыру күздә тотыла», – диде депутат. Очрашуга җыелган эшмәкәрләр чүп өчен норматив буенча түгел, ә күпме чүпләсәң, шулкадәр өлеше өчен генә түләргә рөхсәт итүләрен дә сорады.

Сүз уңаеннан, якын арада Татарстанның яшь эшмәкәрләренә дә финанс ярдәме күрсәтәчәкләр. «Старт» микрозаемы кысасында алар минималь ставка буенча (елга 4,5 процент күләмендә) кредитка өметләнә ала. Микрозаем Татарстан югары уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлаучылар өчен Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды тарафыннан эшләнгән. Гариза бирү шартлары һәм документлар турында тулырак мәгълүмат Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды сайтында урнаштырылган. Гаризалар 30 декабрьгә кадәр порталда кабул ителәчәк.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү