Олимпия чемпионына фатир бүләк иттеләр

Казан мэры Илсур Метшин Олимпия чемпионы Марта Мартьяновага фатир алу өчен башкала иганәчеләре әзерләгән сертификатны тапшырган.

Шәһәр башлыгы Мартаның Казанда яшь фехтование осталарын тәрбияләүдә катнашуына, вакытлар узу белән Татарстан башкаласында даими эшләвенә ышанычын белдергән. «Казанда фехтование буенча бөек спортчыларның берничә буыны бар иде инде. Сезнең үрнәккә ияреп, әлеге спорт төренә кызыксынуның көчәюенә өметләнәбез», – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: Казан спортчысы Марта Мартьянова быел җәен Токиодагы Олимпия уеннарында, аягын имгәтүгә карамастан, ахырга кадәр көрәшеп, команда ярышларында алтын медаль яулады.

 

 

 


Фикер өстәү