Коронавирустан үлүчеләрнең яше 41дән 90га кадәр. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда коронавирустан тагын 11 кешенең гомере өзелгән. Үлүчеләр – 7 хатын-кыз һәм 4 ир-ат. Яшьләре 41 дән 90 яшькә кадәр.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», – диелгән хәбәрдә.