Татарстанның юстиция министры Юристлар көне белән котлады

3 декабрьдә Россиядә Юристлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин редакциябез аша әлеге бәйрәм белән котлау сүзләрен җиткерә.

Юрист – профессиональлек, компетентлык һәм белем, гражданлык җаваплылыгы һәм әхлак таләп итә торган күпкырлы һөнәр. Әмма барлык юристларны да бер уртаклык – законлылыкны тәэмин итү, хокукый мохитне яхшырту һәм җәмгыятьнең хокукый культурасын үстерү омтылышы берләштерә, – диелгән министр котлавында. – Татарстанның юридик җәмәгатьчелеге республикабызның социаль-сәяси тормышында актив катнаша, хокукый ярдәм күрсәтүгә, шул исәптән түләүсез хокукый ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән күп кенә проектларны гамәлгә ашыра. Юридик берләшмә вәкилләренең намуслы хезмәте, актив гражданлык позициясе, принципиальлеге һәм максатчанлыгы киләчәктә дә республикада тотрыклылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуның нигезе булыр дип ышанам.

 


Фикер өстәү