Эльмира Зарипова әниләр көне белән котлады

20 елдан артык ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова редакциябез аша әлеге бәйрәм белән котлау сүзләрен җиткерә.

“Бу – хатын-кызның мактаулы хезмәтен, ана булу һәм бала тәрбияләү бәхетен данлаучы бәйрәм. Баланың рухи-әхлакый һәм интеллектуаль тәрбиясендә әниләрнең роле бик зур. Нәкъ менә шуңа күрә безнең илдә гаилә мәсьәләләренә игътибар елдан-ел арта, ә аналарга һәм балаларга ярдәм итү дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора», – диелә министр котлавында.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, федераль дәрәҗәдә күрсәтелгән ярдәмнән тыш, Татарстанда да өстәмә чаралар каралган. Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча кертелгән өстәмә социаль ярдәм чараларының максаты – гаиләләрнең иминлеген, аларның тормыш сыйфатын арттыру.

«Балаларга бүләк иткән җылыгыз һәм назыгыз аларга илебезнең лаеклы гражданнары, сезнең таянычыгыз һәм ярдәмчеләрегез булырга ярдәм итсен. Үз балаларын гына түгел, тәрбиягә алган, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче хатын-кызлар аерым рәхмәткә лаек. Бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телим. Һәр гаиләдә мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, җылылык һәм иминлек хөкем сөрсен!”, – диелә министр котлавында.


Фикер өстәү