Эльмира Зарипова: Президентны сайлап, балаларның һәм илнең киләчәген сайлыйбыз

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «ТНВ» каналында узучы телемарафонда республика гаиләләренә каралган ярдәм чаралары һәм үзенең гаиләсендәге традицияләр турында сөйләде. 

– Безнең гаилә – күпбуынлы, бик нык һәм тату. Минем әтием дә, әнием дә күпбалалы гаиләдә туган. Безнең гаиләнең үз традицияләре бар. Әйтик, Яңа елда туганнар белән бергә җыелышу, бөтен гаилә белән эчпочмак, гөбәдия, бәлеш пешерү. Бездә иң мөһиме – өлкәннәргә ихтирамлы булу, бер-беребезгә игътибар, кайгырту, хезмәткә хөрмәт, – диде министр. – Сайлауларга балалар белән бардым, минем игезәк улларым бар. Аларга – 12 яшь, аккордеонда уйныйлар, музыка мәктәбендә укыйлар. Малайлар бик актив, үз илләре, республикалары белән горурланалар. Аларны чын патриотлар итеп тәрбиялибез. Әлегә тавыш бирү хокукына ия булмасалар да, балалар өчен сайлау процессы бик кызыклы булды. Президентны сайлап, балаларыбызның һәм илнең киләчәген сайлыйбыз.

Эльмира Зарипова күпбалалы һәм махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләде.

– Әлбәттә, бүген төп игътибар күпбалалы гаиләләргә бирелә. Республикада алар 52 меңнән артык. Соңгы 10 елда аларның саны ике тапкырга артты. Бу очраклы түгел. Күпбалалы гаиләләр мәсьәләләре дәүләт тарафыннан системалы нигездә хәл ителә, аларга зур ярдәм күрсәтелә. Моңа «Демография» кебек илкүләм проектлар ярдәм итә. Гаиләдә әби-бабай да мөһим роль уйный. Шуңа күрә мине, социаль яклау тармагы вәкиле буларак, киләсе елдан «Актив озын гомер» проекты тормышка ашырылачагы аеруча сөендерә, – диде министр. – Махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләргә ярдәм итү – көн кадагында торган җитди мәсьәлә. Республикада эшне шушы гаиләләрдә туган балаларга ярдәм итүдән башладык. Аларга 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Муниципалитетлар Ватанны саклаучылар фонды белән гел элемтәдә тора. Барлык сораулар да контрольдә, бик тиз хәл ителә.

Эльмира Зарипова Гаилә елыннан нәрсә көтүе турында да әйтте.

– Балаларга, хатын-кызларга игътибар, имин һәм югары сыйфатлы тормыш өмет итәбез, – диде министр.


Фикер өстәү