Олимпиадада алтын яулаган Татарстан кызы кияүгә чыга

Токиода дәвам итүче Олимпия Уеннарында командалар арасында рапира ярышында алтын медаль яулаган Татарстан спортчысы Марта Мартьянова кияүгә чыга.

Кияү – фехтование буенча тренер Евгений Ломтев. Туй аның туган шәһәре Ярославльдә узачак. “Тәкъдимне миңа Олимпиадага кадәр үк ясады. Ничек булганын, туйның кайчан узасын әйтмим, сер булып калсын”, – диде 23 яшьлек Марта Мартьянова.

Яшьләр кайда яшиселәрен дә төгәл хәл итмәгән. Татарстанның Спорт министрлыгында спортчылар гаиләсе Казанда төпләнер дип өметләнәләр.


Фикер өстәү