Президент Рөстәм Миңнеханов рапира остасы Марта Мартьянованы Олимпиадада җиңүе белән котлады

Токиода җәйге Олимпиада уеннарында Россиянең рапира буенча фехтование осталары команда ярышларында җиңү яулады. Җиңүчеләр арасында Татарстан спортчысы Марта Мартьянова да бар. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фехтование федерациясе президенты Александр Михайлов, фехтование буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Ильгар Мамедов, Татарстан Фехтование федерациясе җитәкчесе Марат Рәхимов, “Республика фехтование буенча олимпия резервы спорт мәктәбе” директоры Илдар Шәймәрданов, рапирачы кызлар исеменә котлау телеграммасы җибәрде.

“Татарстанда яшәүчеләр исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән фехтование буенча Россия җыелма командасын Токиодагы Олимпиадада рапирачыларның искитмәле чыгышы уңаеннан котлыйм, — диелә котлауда. – Талантлы, хезмәт сөючән булулары, тәҗрибәле остазлары ярдәмендә гаять зур техник осталыкка ирешүләре спортчыларны иң абруйлы спорт бүләкләре яулауга китерде. Татарстан спортчысы Марта Мартьянованың Россия җыелма командасы составында Татарстан һәм Казанның фехтование мәктәбен лаеклы төстә күрсәтеп, гомуми җиңүгә өлеш кертүен билгеләп үтү – аеруча күңелле.
Әлеге медальне яулау юлында Мартага үз эшләренә чиксез тугрылыклы бик күп профессионаллар ярдәм итте. Чемпион кызның беренче тренеры Елена Прохоровага, профильле спорт мәктәбе директоры Илдар Шәймәрданов, Россия Фехтование федерациясе тренеры Артур Әхмәтхуҗинга Олимпия чемпионын әзерләүләре өчен зур рәхмәт!

Барлык спортчыларга һәм аларның остазларына нык сәламәтлек, бәхет, спортта уңышлар һәм Россия спорты хакына яңа зур уңышлар телим!”


Фикер өстәү