Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиеваны Олимпиадада алтын медаль отуы белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекина Олимпиадасында фигуралы шуу буенча команда ярышларында алтын медаль откан Камилә Вәлиевага котлау телеграммасы юллады.

«Кадерле Камилә! Татарстанда фигуралы шууны яратучылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән сине Олимпия чемпионы исеменә ия булуың һәм иң дәрәҗәле ярышларда тәүге тапкыр җиңү яулавың белән эчкерсез котлыйм, – диелә котлауда. – Ялгыз шууда беренчелекне яулау, һичшиксез, бик зур осталыкны күрсәтә. Ә инде җыелма команда составында сокландыргыч чыгыш ясау – үзеңнең алдында, бөтен команда алдында гаять зур җаваплылык та әле ул. Син бу сынау алдында да каушап калмадың: Россия җыелма командасының алтын медальләре санын ишәйтеп, Олимпия уеннарында ялгыз шуучы хатын-кызлар арасында иң катлаулы – бозда дүртле сикерү алган тәүге спортчыга әйләндең. Шушы зур җиңүеңнән алган хисләрең үзеңә алга таба да зур җиңүләргә этәргеч бирсен! Безнең яшь боз патшабикәсе, бары тик алга! Жюри әгъзалары өчен – нәфис һәм тел-теш тидергесез, көндәшләрең өчен – буй җитмәслек дәрәҗәдә, фигуралы шууга мөкиббән киткән миллионнарча кеше өчен – гүя гүзәллегең белән тылсымлап бары тик син генә чыгыш ясый аласың. Уңышлар сиңа!»


Фикер өстәү