Анатолий Иванов “Мой депутат” системасына мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашты

Республикада “Мой депутат” онлайн-платформасы эшен дәвам итә. Татарстанда яшәүчеләр сервистан бик актив файдалана: анда алар үзләренең наказларын, мөрәҗәгатьләрен калдыра. Бүген Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов халык белән аралашты. Ул сервис аша калдырылган сорауларга җавап бирде, наказлар буенча үз фикерен җиткерде, проблемаларны хәл кылу юлларын күрсәтте.

Мойдепутат.онлайн сайты аша “Бердәм Россия” партиясенә наказ калдырырга мөмкин. Берничә ысул белән: 8 800 201 16 00 телефонына шалтыратып (яки үзеңә шалтыратсыннар өчен телефон номерыңны калдырып), турыдан-туры сайтка, шулай ук WhatsApp челтәренә язып, партиягә үз наказ-тәкъдимеңне җиткерергә була. Кайнар линия” телефоны һәр көн саен, ялсыз, 10.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькәчә эшли.
Анатолий Иванов проектның кабул итү бүлмәсендә дежур торып, наказларын калдыручыларга шалтыратты, алар белән проблемаларны хәл кылу юлларын карады.

Николай Петрукевич бакчачылык җәмгыятьләренә ярдәм итү программасын киңәйтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. “Безгә республика программасы кирәк. Бакчалардагы проблемалар турында мәгълүматларны автомат рәвештә җыеп, кичекмәстән аларны хәл кылуга ярдәм итәрдәй система. Хәзер бакчачылык ширкәтләре, кызганычка, язмыш кочагына ташланган хәлдә. Без бит азык-төлек җитештерәбез. Димәк, бакчаларны су, электр уты белән даими тәэмин итәрдәй дәүләт ярдәме кирәк”, – диде ул.

Анатолий Иванов бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү тәкъдимен хуплады. “Бакчалар – авыл хуҗалыгы тармагының кечкенә, әмма бик мөһим өлеше. Аларга ярдәм итсәк, шул исәптән төп яшелчәләр бәясен дә киметүгә ирешәчәкбез. Сугару мәсьәләсе турында гына түгел, бәлки әле саклагычлар төзүне субсидияләү турында да уйланырга кирәк”, – диде депутат.

Ул шулай ук Менделеевскидан Венера Шәрәфетдинова белән аралашты. Ханым “Тынлык турында” Законның үтәлешенә контрольлек итүне көчәйтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

“Мой депутат” онлайн-платформага мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе депутатлар белән элемтәгә керәчәк. “Бердәм Россия” барлык наказларның үтәлешен контрольдә тота.


Фикер өстәү