Казан циркының элеккеге директоры вафат булган

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан циркының элеккеге директоры Дамир Шәрифуллин вафат булган. Бу хакта циркның рәсми порталы хәбәр итә.

Дамир Шәрифуллин Казан  циркында 25 ел җитәкчелек иткән.

«Шул дәвердә ул Казан циркының дәрәҗәсен күтәрү өчен барысын да эшләде. Казан циркына дөньякүләм билгеле йолдызлар килеп чыгыш ясады. Күп кенә артистлар Казан циркына килеп эшләргә хыяллана иде», — диелгән хәбәрдә.

Дамир Шәрифуллин җитәкчелек иткәндә балалар өчен цирк мәктәбе ачылган. Ул  мәктәпне тәмамлаучылар бүген дә Россия һәм дөнья циркларында балкыйлар.


Фикер өстәү