Казан циркына яңа җитәкче билгеләнде

Эльмира Хәмид кызы Булатова «Казан дәүләт циркы» директоры итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Бүген цирк коллективына яңа директорны тәкъдим иткәннәр.

Министрлыкта Эльмира Булатованың цирк сәнгате өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия булуын билгеләп үтәләр. Аерым алганда, ул бертуган Запашныйлар циркында һәм Зур Мәскәү циркында эшләгән, шулай ук шәхси цирк оешмасын җитәкләгән.

 


Фикер өстәү