Казан циркында Тукайга багышлынган беренче милли тамаша күрсәтеләчәк

Казан циркы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль әзерли. Спектакльдә Россия һәм Белоруссиянең атаклы цирк артистлары, Татарстан биючеләре һәм театр артистлары, танылган җырчылар катнаша. Бу хакта тамашага багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Әлеге тамаша «Печән базарында» дип атала. Анда барыбызга да таныш геройларны — Акбай, күбәләк, кәҗә белән сарык һәм башкаларны күрә алачакбыз. Театраль-цирклы спектакльдә Тукай һәм Зәйтүнә образлары да булачак. Режиссер — Илгиз Зәйниев.

Премьера Габдулла Тукайның туган көнендә – 26 апрельдә узачак. «Печән базарында» милли театраль-цирклы спектакль Казан циркында 26 апрельдән 5 майга кадәр – барлыгы 8 тапкыр күрсәтеләчәк, аны 16 мең тамашачы карый алачак.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтүенчә, цирк сәхнәсендәге беренче милли тамашаның Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнүе икеләтә җаваплылык өсти. «Гомумән, бу — безнең өчен дә, иҗат төркеме өчен дә яңа тәҗрибә. Дулкынланып көтәбез», — диде ул.


Фикер өстәү