Чистарту-җыештыру икеайлыгының башлангыч йомгаклары билгеле

Күзәтчелек органнары чистарту-җыештыру икеайлыгының ай ярымы эчендә экологик кагыйдәләрне бозуның 3904 очрагын ачыклаган (2 868е буенча шундук тиешле чаралар күрелгән), 1 726 беркетмә төзегән, барлыгы 3,902 миллион сумлык штраф салган. Тиешсез 2 411 урында чүплек ясалуы билгеләнгән, 1 923е (79,8 %) юк ителгән.

Муниципаль берәмлекләр икеайлык башланганнан бирле җәмгысе 396 мең куб.м. чамасы чүп-чар җыеп озаткан. Җыештыру-чистарту эшләренә барлыгы 523 меңнән артыграк кеше һәм 12 мең берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, 229 меңнән күбрәк агач-куак утыртылган. Автомобиль юллары кырыйларын чистарту өчен һәр көн саен 614 кеше һәм 210 берәмлек махсус техника чыга.
Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә һәр көн саен төрле элемтә каналлары аша кешеләрдән мөрәҗәгатьләр керә. 11 майга китерелгән мәгълүматлар буенча, барлыгы 2 867 мөрәҗәгать алынган инде.

#ЭКОВЕСНА бәйгесенең башлангыч йомгаклары буенча “Иң яхшы муниципаль берәмлек” номинациясендә үзәге шәһәр тибындагы бистә булган районнар арасында:

1 урында – Балтач районы

2 урында – Биектау районы

3 урында – Теләче районы.

үзәге шәһәр статусында булган районнар арасында:
1 урын – Әлмәт районы

2 урын – Буа районы

3 урын – Кукмара районы

— шәһәрләр арасында:

1 урын – Чаллы шәһәре

2 урын – Казан шәһәре


Фикер өстәү