Белгечләр корсактагы майдан котылуга ярдәм итәрдәй 5 ризыкны атаган

Тазару сәбәбен гадәттә углеводлы ризыклар белән артык мавыгудан күрәбез. Әмма, белгечләр белдергәнчә, кайбер углеводлар, киресенчә, корсак, бил тирәсенә тупланган артык майлардан котылуга ярдәм итә. Бу хакта Медикфорум яза.

Табиблар билгеләп үткәнчә, кондитер әйберләрен, баллы эчемлекләр куллануны киметергә кирәк. Ник дигәндә, алардагы гади углеводлар кандагы шикәр микъдарын кискен арттыра. Ә менә тупас иләнгән оннан әзерләнгән ризык углеводлары, киресенчә, шикәрне киметеп, ябыгырга ярдәм итә.

Диетологлар түбәндәге ризыкларны ешрак ашарга киңәш итә:

1. Тупас иләнгән оннан пешерелгән икмәк. Андагы клетчатка, тамакны тиз туйдыру сәбәпле, артыгын ашаудан саклап кала, шулай ук канга шикәр һәм холестерин сеңүне булдырмый.

2. Чи кишер. Яшелчәдәге тиз эри торган клетчатка, озак вакыт тамак ачыгудан саклап, ашкайнатуны акрынайта.

3. Тозлы кәбестә, чәй гөмбәсе. Болары да – углеводлы продуктлар. Алардагы пробиотиклар калын эчәктәге микрофлораның үсешенә этәргеч биреп, корсакка май утырудан саклап кала.

4. Бананның өлгереп җитмәгәнен, яшькелтрәген ашау хәерле, чөнки анда ашкайнатуга ярдәм итәрдәй крахмал бар.

5. Йогырт.10 граммында углевод күләме сөттәге кебек үк диярлек булса да, аксымы күбрәк. Шуңа күрә озак вакыт тамак ачыгуны булдырмый.


Фикер өстәү