Татарстанда үсә торган яшәрткеч җимешне атаганнар

Анда кыйммәтле матдәләр тупланган
Кэролайн Томпсон дигән диетолог алманы, яшәрткеч иң яхшы җимеш, дип атаган. Аның әйтүенчә, яшел алма сәламәтлекне һәм яшьлекне озаграк сакларга ярдәм итә. Шуңа күрә ул бу җимешне ешрак кулланырга киңәш иткән, дип яза Медикфорум.

Яшел алма эчәкләрнең халәтен яхшыртырдай клетчаткага бай. Моннан тыш анда сәламәтлек өчен бик кирәкле витаминнар һәм микроэлементлар бар. Моннан тыш алма кандагы шикәрне көйли, дип басым ясап әйткән табиб.
Аның фикеренчә, яшьлекне озайта торган иң яхшы җимешләр исемлегенә әфлисунны да кертергә мөмкин, чөнки анда калий күп.
Ә инде өлкән кешеләр өчен кавын (тән тиресен яхшырта), шулай ук кура җиләге бик кулай. Бу җиләкнең шикәре аз, клетчаткасы – күп. Ә ул кандагы холестерин микъдарын киметә.


Фикер өстәү