Баш мие эшчәнлеген яхшыртырдай продуктларны атаганнар

Табиб-диетолог Василиса Пономарева “Медикфорум” хәбәрчесенә хәтерне яхшыртуга ярдәм итәрдәй продуктларны атап үткән.

Баш мие өчен дөрес туклану бик мөһим. Моның өчен яшелчә, җиләк-җимеш ашау таләп ителә. Ник дигәндә, аларда мигә кирәкле витаминнар, клетчатка һәм флавоноидлар күп. Бу матдәләр организмда ферментларның эшчәнлеген көчәйтеп җибәрә.

Флавоноидлар баш мие картаюны тоткарлый, кан тамырларын чистарта, яман шеш һәм йөрәк авыруларыннан саклый. Әлеге матдәләр бакча җиләгендә, әфлисун, грейпфрут, лимон согы, алма, груша, банан, сельдерейда һ.б. күп.

Белгечләр ышандырып әйткәнчә, организмның көйле эшләве өчен көненә 500 грамм яшелчә һәм җиләк җимеш ашарга кирәк


Фикер өстәү