Татарстан студенты Бөек Кытай стенасында республика флагын җәелдерде

Татарстан егете, Иннополис университеты студенты Эмиль Харисов Бөек Кытай стенасында республика флагын җәелдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Харисов дөньяның иң танылган истәлекле урыннарының берсе фонында әһәмиятле фото ясау өчен үзе белән флаг алган.

Харисов бу вакыйгага игътибар җәлеп итәргә планлаштырмаган, әмма күп кенә кытайлылар флагка кызыксыну белдергәннәр һәм аның белән фотога төшәргә сораганнар.

Фото: из соцсетей Эмиля Харисова.


Фикер өстәү