Илсур Һадиуллин: “Уку атнасын флаглар күтәрүдән башлауга ихтыяҗ күптән бар иде”

Татарстан мәктәпләрендә уку атнасын Россия һәм Татарстан флагларын күтәрүдән башлаячаклар. Казанның 187нче лицеенда узган тантаналы чарада республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

Уку атнасын Россия флагын күтәрүдән башларга Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов тәкъдим иткән иде. Бу фикерне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

– Россия, шул исәптән Татарстан мәктәпләрендә флаг күтәрү буенча күркәм традиция торгызыла. Бу чарада катнашканда, балачагым искә төште. Без мәктәптә укыганда һәр көнебез флаг күтәрүдән башлана иде. Символларыбыз – флаг, гимн, гербта Россия тарихы чагыла. Дәүләт флагы һәм гимны безгә тагын бер тапкыр дус, тату булып яшәвебезне искә төшерә. Мондый чаралар укучыларда туган илебезгә мәхәббәт, Ватанпәрвәрлек хисе тәрбияле. Быел бу чара мәктәп яны, шәһәр читендәге лагерьларда да узачак, моңа ихтыяҗ күптән бар иде, – диде Илсур Һадиуллин.

Министр Россия флагын мәктәп президенты, күпсанлы олимпиадалар җиңүчесе Арина Смирнова белән бергә күтәрде. Татарстан флагын күтәрү мөмкинлегенә исә лицей директоры Гөлнара Галиева белән берлектә мәктәпнең актив укучысы Булат Хәлиуллин ия булды. Киләчәктә дә бу васыйфаны башкару өчен мәктәпнең актив укучылары сайланачак икән.


Фикер өстәү