EClinicalMedicine фәнни журналы Лондонда Имперлык көллияте галимнәре үткәргән тикшеренү нәтиҗәләрен тасвирлап, мәкалә бастырган: әлеге хезмәт тагын бер кат югары эшкәртелгән туклану продуктларының яман шеш куркынычын арттырганын раслады. Белгечләр фикеренчә, мондый продуктларга газлы эчемлекләр, коры иртәнге ашлар, камыр кондитер эшләнмәләре һ.б. керә, дип яза FBM.ru.
Яңа тикшеренүдә экспертлар 200 000 урта яшьтәге кешенең сәламәтлегенә азык-төлек продуктларының йогынтысын өйрәнүгә игътибарын юнәлткән. Тикшеренү 10 ел дәвам иткән һәм яман шеш үсешенең гомуми куркынычын билгеләүгә, шулай ук яман шеш һәм туклану белән бәйле үлем барлыкка килү ихтималын билгеләүгә юнәлдерелгән.