Бәйгедә катнашып… акча ал!

15 июльдән Татарстанда эшләүче иҗтимагый оешмалар өчен грант оту бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлый. Быел аларның үзенчәлеге дә бар– элек грантлар оту өчен берничә министрлык һәм ведомоство аша үтәргә кирәк булса, хәзер бер гариза аша бәйгедә катнашып була. Бу хакта “Татар-информ”да узган очрашуда Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтте.

– Татарстан Президенты кушуы буенча, быел бәйге яңа форматта уздырыла. Барлык акчаларны берләштереп, без бердәм үзәк аша бәйге уздырабыз. Быел бу бәйге өчен бюджеттан106 миллион сум акча алуга ирештек, – диде ул.
Конкурс егерме юнәлеш буенча уза, алар арасында — социаль хезмәт күрсәтү, гаиләгә ярдәм итү, тарихи хәтерне саклау, мәдәният өлкәсендәге проектларга ярдәм итү, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау да бар.
“Анжела Вавилова” исемендәге фонд җитәкчесе Владимир Вавилов грант отарга теләүчеләрнең үз идеясы булырга тиеш, ди.
– Акча алырга теләп кенә, гариза язып булмый. Бәйгедә катнашучы кешенең үз проекты, аны тормышка ашыру юллары турында идеясы булырга тиеш, – диде ул.
Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин исә, быел беренче тапкыр гына катнашучыларга 500 мең сумга кадәр, тәҗрибәсе булган оешмаларга 1 миллионга якын грант акчалары биреләчәк, – ди.
– Мондый бәйге оешмалар өчен зур ярдәм ул. Катнашмыйча калмасыннар иде. Моның өчен республикада оешкан ресурс үзәкләренә барырга кирәк. Алар бездә алты. Үзәкләр Чаллы, Әлмәт, Кукмара, Чистай, Буа, Казанда урнашкан. Андагы белгечләр грант проектын дөрес итеп төзергә ярдәм итәчәк. Бу эш бушлай башкарыла, – ди Олег Пелевин.
Гаризалар 45 көн дәвамында кабул ителәчәк. Аларны грантытатарстана.рф. сайты аша тапшырып булачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү