Тавык ите һәм яшелчәдән җәйге салат ясау ЫСУЛЫ

Наилә Гыйләҗева рецепты

Кирәк булачак: 350 грамм тавык филесы, 5 черри помидоры, 1 кыяр, берәр бәйләм руккола, яфраклы салат, петрушка, базилик, 2 аш кашыгы лимон согы, 3 аш кашыгы зәйтүн мае (көнбагышныкы булса да ярый), 3 теш сарымсак, тоз, төелгән кара борыч, тавык ите өчен тәмләткечләр.

Ике теш сарымсакны изеп, тоз, борыч, тәмләткечләр өстәп болгатабыз. Иткә шушы катнашманы сылыйбыз. 15–20 минут тотканнан соң, фольгага төреп, газ мичендә (180 градус) 25–30 минут пешерәбез. Помидорларны юып, икегә бүләбез. Кыярны боҗралап (юкарак) турыйбыз. Яшел тәмләткечләрне юып, кул белән өзгәлибез һәм барысын да тирән эчле савытка тутырабыз. Яшелчә һәм тавык итен турап салабыз.  Калган бер теш сарымсакны изәбез,  шуңа май һәм лимон согы өстәп, «заправка» ясыйбыз. Салатка салып, барысын бергә болгатабыз.


Фикер өстәү