Экология министрлыгы табигатькә зыян китерүчеләргә өч ай эчендә барлыгы 11,4 миллион сумлык штраф салган

Экологлар табигатьне саклау законнарын бозуның 98,9 проценты буенча чара күргән.
Татарстан экологлары быел беренче кварталда барлыгы 521 тикшерү үткәреп, табигатьне саклау законнарын бозуның 494 очрагын ачыклаган. Шуның 489ы буенча тиешле чаралар күрелгән дә инде.

Инспекторлар барлыгы 11 миллион 425 мең сум күләмендә штраф салган. Бу хакта Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш закон бозучыларга әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау буенча дәгъвалар (барлыгы 22 миллион 552 мең сумга) җибәрелгән. Полициягә биш материал юлланган, шуның берсе буенча “Законсыз эшмәкәрлек” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү