Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусның тагын да йогышлырак яңа штаммы таралу турында кисәткән

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) коронавирус инфекциясенең тагын да йогышлырак штаммы – XE таралу турында хәбәр иткән. Бу хакта, Los Angeles Times язмасына таянып, “Российская газета” хәбәр итә. Шул ук вакытта ВОЗ “альфа”, “бета” һәм “гамма” штаммнарының бетүгә таба баруын белдергән.
АКШ басмасында билгеләп үтелгәнчә, Калифорниядә һәм тулаем Кушма Штатларда бик йогышлы “омикрон-стелс” штаммы хакимлек иткән бер мәлдә, “омикрон”ның тагын да йогышлырак XE варианты галимнәр игътибарын җәлеп иткән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында әйтүләренчә, XE “омикрон-стелс”ка караганда 10 процентка йогышлырак булырга мөмкин.
ВОЗ мәгълүматларына караганда, XE штаммы беренче тапкыр быел 19 гыйнварда Бөекбританиядә табылган. ХЕ йоктыруның барлыгы 700дән артыграк очрагы ачыкланган.

 


Фикер өстәү