«Стелс-омикрон» башка төр вирусларга караганда йогышлырак санала.
«Омикрон» коронавирус штаммыныдң BA.2. версиясе яки «стелс-омикрон», тиздән дөньяда иң киң таралганы булу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә ТАСС.
Соңгы көннәрдә «стелс-омикрон» белән авыручыларның рекордлы санын Германиядә теркәгәннәр, соңрак аның Кытайның дистәләрчә шәһәрдә таралуы турында хәбәр иттеләр. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде.
— «Стелс-омикрон » белән еш кына балалар һәм яшүсмерләр авырый. Безнең бүген үк аларны яклау өчен нәтиҗәле коралыбыз — «Спутник М»» вакцинасы бар, — диде Мурашко, март һәм апрельнең ревакция өчен иң вакыт икәнен искәртеп.