Татарстанда өйдә белем алучы балалар саны арткан

Татарстанда өйдә белем алучы балалар саны арткан. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец сөйләде.

Балалар омбудсмены сүзләренә караганда, узган ел бу күрсәткечләр 65%ка арткан. Волынец ведомствоара хезмәттәшлек буенча эшне җайга салырга кирәк, дип белдерде. Ул соңгы айда республикада гаилә белеменә карата тискәре мөнәсәбәт булуы турында күп кенә мөрәҗәгатьләр кабул ителүен әйтте.

Проблеманы хәл итү өчен, Волынец депутатларга әлеге категориядәге балаларны мәҗбүри рәвештә аттестацияләү турында федераль законнарга үзгәрешләр кертүне тәкъдим итте.

Вәкаләтле вәкил фикеренчә, гаиләдә белем алуның артуы мәктәпкә кадәр йөри торган транспорт мәсьәләсенә дә бәйле. Казанның Вишневка һәм Привольный бистәләрендә мәсьәлә әле дә хәл ителмәгән.


Фикер өстәү