Хакимият мәктәп сораган Вишневка һәм Привольный бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашачак

Татарстан һәм Казан хакимияте вәкилләре Вишневка һәм Привольный бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашачак. Берничә көн элек анда балаларны тезләндереп, русча «мәктәп» сүзен ясаганнар.

Флэшмобның видеоролигы шундук социаль челтәрләргә дә таралган. «Татарстан мәгариф министры  Илсур Һадиуллин һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров бистәләрдә яшәүчеләр белән очрашып, нинди карарга килүләре турында сөйләячәк», – дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Балаларның кардагы «сурәте» белән прокуратура кызыксынган. Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, бистәләрдә транспортка һәм социаль инфраструктурага бәйле проблемалар бар. Әмма мондый мәсьәләләрне муниципаль хакимиятләр хәл итәргә тиеш. Укучыларны  мондый акцияләргә җәлеп итәргә ярамый.


Фикер өстәү