«Апа, сез әллә безгә автобус алып бирергә ярдәм итәсезме?»: Бимәр авылы әти-әниләре мәктәп автобусы сорый

«Балаларыбыз өч чакрым ераклыктагы мәктәпкә җәяү йөрергә мәҗбүр. Яңгыр, кар яуса да, суык, буран булса да, алар, сумкаларын аркаларына асып, ике араны уза. Вакыт булганда әти-әниләр үзләре алып барырга тырыша, әлбәттә. Ә менә кайтуларын балалар күп вакыт үзләре кайта. Юл куркыныч. Транспорт күп йөри. Мәктәпкә йөртер өчен автобус бирсәләр, без бик бәхетле булыр идек».

Укучыларны суыкка-эссегә карамастан икенче авылга йөртеп укыту Биектау районының Бимәр авылы ата-аналарының борчуларын арттырган. Алар безгә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәч, вазгыятьне үз күзебез белән күреп бәяләр өчен, юлга кузгалдык.

Балалар өчен куркабыз 

Бимәр авылы балалары «Бөреле» җәнлек совхозы мәктәбенә укырга йөри. Ике авыл арасы – 3 чакрым. Алсу Бадаеваның әлеге мәктәптә 3 баласы укый. Тагын берсе быел гына тәмамлаган. Өч баласының берсе – беренчедә, калганнары 5 нче һәм 6 нчы сыйныфларда белем ала.

– Без балаларны иртән үзебез машина белән илтергә тырышабыз. Вакытыбыз туры килгәндә, алып та кайтабыз. Ләкин барып ала алмаган көннәр дә була. Андый вакытта үзләре генә кайта, – диде әни кеше безгә. – Беренче сыйныфта укучыларга аеруча читен. Юлда этләр дә булырга мөмкин бит. Көзен-кышын бигрәк авыр. Суык, яңгыр булганда балаларның барасылары килми. Дөресен әйткәндә, алар ияләшәләр дә инде. Вазгыятьне ничек бар, шулай кабул итәләр. Башлангыч сыйныфта укучылар, гадәттә, сәгать 2ләр тирәсендә өйгә кайта. Урта сыйныфларда укучылар сәгать 3–4ләрдә өйдә була. Безнең олы балабыз, мәсәлән, түгәрәкләргә йөргәнлектән, мәктәптән кичке алтылар тирәсендә генә кайта.

Балалар һәм аларның әти-әниләре белән очрашып сөйләшүебезне дә махсус шул вакытка, ягъни укучыларның мәктәптән кайтышларына билгеләдек. Укучылар барысы бергә җыелышып түгел, ә берәр яки икешәрләп кайтты ул көнне дә. Кечерәк сыйныфларда укучыларны әниләре каршы ала. Олыраклар үзләре генә тәпили.

Мәсәлән, 4 нче сыйныфта укучы Салаватның ялгызы гына кайтуын күреп, аңа эндәштек.

– Үзем генә йөрергә курыкмыйм. Мин зур бит инде, – диде ул. – Башка вакытта егетләр һәм кызлар белән кайта идек. Бүген иртәрәк, 4 нче дәрестән соң ук киттем. Без болай йөрергә ияләштек инде. Әллә ни авырлыгын күрмибез.

Балаларның мәктәптән кайтуларын көтеп торган арада урамда Николай исемле әтине очраттык. Аның кызы Маша да быел беренче сыйныфка барган икән.

– Ул кечкенә бит әле, шуңа күрә көн саен әнисе барып алырга тырыша. Без гомер-гомергә җәяүләп уздык инде бу араны. Бик яхшы беләм, чөнки үзем дә шушы мәктәптә укыдым. Җылы, матур көннәрдә әллә ни авырлыгы юк иде шикелле. Ә менә көзен-кышын суык һәм караңгы. Үзем мәктәптә укыганда андый ук зур курку булганын хәтерләмим дә, ә менә балаң өчен бу хисләр көчлерәк була икән, – диде ул.

Әти-әниләр ара ераклыгыннан әллә ни зарланмады да кебек. Бу мәсьәләне юлның яктыртылмавы һәм җәяүлеләр өчен махсус полоса булмау да катлауландыра. Без дә балаларның мәктәптән кайтканын көткән арада машиналарның күп йөрүенә игътибар итмичә кала алмадык, әлбәттә. Биредә юллар да бормалы-сырмалы. Светофор да юк.

Без фотога төшерик дигәч, икенче сыйныфта укучы малай: «Апа, сез әллә безгә автобус алып бирергә ярдәм итәсезме?» – дип сорады. «Кирәкме соң сезгә автобус?» – дим, елмаеп, күзләре ут янып торган малайга. Ул исә шулай ук шалт итеп җавабын да кайтарды: «Кирәк, әлбәттә!»

 Берәү җитми, икәү кирәк

Күп бала әнисе Алсу Бадаева әйтүенчә, бу проблема – әти-әниләрнең күптәнге баш авыртуы. Закон буенча, авыл җирендә белем бирү учреждениесенә укучылар бер километр ераклыктан килеп йөргән очракта, алар транспорт белән тәэмин ителергә тиеш. Ләкин моның өчен билгеле бер шартларны үтәргә кирәк. Бимәр авылында да балалар җыела торган урында автобуска борылыш мәйданы һәм тукталыш ясарга кирәк булган. Берничә ел көрәшкәннән соң быел, ниһаять, анысын ясауга ирешкәннәр. Монда Президент программасының да, депутатлар һәм авыл советы рәисенең дә ярдәме зур булган. Димәк, беренче зур адым ясалган да инде.

– Шуннан соң мәктәп директоры автобус артыннан ныклап йөри башлады. Районның башкарма комитетына да үтенечебезне җиткердек. Менә хәзер көтәбез. Яңа автобус бирмәкче булалар дип ишеттек. Без мәктәпкә карата бернинди дә начар сүз әйтә алмыйбыз. Алар үз якларыннан барысын да эшләде. Директор да, администрация дә, автобус булсын дип, зур тырышлык куя. Әни кеше буларак, мин аларга бик рәхмәтле, – диде Алсу Бадаева.

Директор урынбасары Наил Камаев әйтүенчә, Бөреле урта мәктәбендә 362 укучы укый. Бимәрдән тыш, биредә тагын берничә авылдан балалар килеп белем ала. Мәктәпнең бер автобусы бар икән инде. Ләкин ул 6,5 км ераклыктагы Олы Бөреле һәм 9 километр ераклыктагы Сосновка авылларындагы укучыларны алып килә. Бимәр авылыннан Бөреле мәктәбенә 30 бала йөри. Укучылар саны күп булгач, алар өчен аерым автобус кирәк.

– Булган автобус болай да иртән өч рейс ясап, беренче дәрескә укучыларны чак китереп өлгертә. Бимәрдәге балаларны алып килер өчен тагын ике рейс ясарга кирәк, чөнки автобусыбыз кечкенә. Балаларны бастырып та йөртә алмыйбыз бит. Димәк, барлыгы биш рейс ясарга кирәк булыр иде. Ул чагында укучыларга иртәнге 6да ук чыгып басарга туры киләчәк. Бу да дөрес булмас иде. Шуңа күрә Бимәр авылы укучыларына тагын бер автобус кирәк, – дип аңлатты ул.

Наил Камаев әйтүенчә, мәктәп ягыннан әзерләнергә тиешле барлык документлар да тәртиптә.

– Автобус тукталышын һәм мәйданны август ахырында ясадылар. Шуннан соң әти-әниләр безгә мөрәҗәгать хаты язды һәм без, документларны әзерләп, тиешле органнарга тапшырдык. Документлар әзер. Башкарма комитет, автобус Яңа елга кадәр булыр, дип тә ышандыра. Ләкин без инде берничә ел көтәбез. Тагын күпме көтәргә туры килер? Ел ахыры булгач, районның башка чыгымнары да чыгып кую бар, – ди директор урынбасары.

«Бу мәсьәлә аерым контрольдә» 

Балаларга зарыгып көткән автобус булырмы соң? Әлеге сорауны без иң элек Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына юлладык.

– Бу мәсьәлә, укучыларның әти-әниләре кебек үк, безне дә бик борчый, – диде министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова. – Ел саен район мәктәпләренең автотранспорт паркын яңарту максатыннан, автобуслар сатып алына һәм алар районнарга тапшырыла. Быел Биектау районына Ford Transit маркалы 4 автобус бирелде. Россиянең «Мәгариф турында» федераль законы буенча, балаларны мәктәпкә йөртүне уку йортының гамәлгә куючылары (учредитель) тәэмин итә. Бу очракта укучыларны йөртү – районның башкарма комитеты җаваплылыгында. Транспорт чарасы белән тәэмин итү балаларны йөртү ихтыяҗына, аларның санына карап кабул ителә. Районның мәгариф бүлегеннән әйтүләренчә, әлеге мәсьәлә аерым игътибар үзәгендә тора. Һәм якын киләчәктә уңай чишелеш табачак.

Район мәгариф идарәсе башлыгы Нияз Әхмәтҗанов та, автобус булыр, дип вәгъдщ бирде. Ләкин быел ук түгел.

– Әти-әниләр бу мәсьәләне ел саен күтәрәләр, тик моңа кадәр махсус мәйдан һәм тукталыш юк иде. Быел аны эшләгәч, без авылга чыгып, карап кайттык. Барлык таләпләр дә үтәлгән дип, акт яздык, – диде ул. – Хәзер автобус өчен акча гына табасы калды. Беренчедән, уку елы башында бу мәсьәлә планга кертелмәгән иде. Шуңа күрә без моны 2021 елның гыйнвар ае маршрутына керттек. Аллаһы боерса, киләсе елда уңай чишелеш булыр дип уйлыйбыз. Икенчедән, безнең районга автобуслар кайтырга тиеш. Алдан планлаштырылган мәктәпләрнең транспорт чараларын алыштырмакчы булабыз. Яңасы кайткач, йөреп торган автобусны Бимәр авылы укучылары өчен бирергә уйлыйбыз.

Сан

Хәзерге вакытта республика укучыларын мәктәпләргә 791 автобус йөртә. Аларда 22 мең тирәсе бала йөри.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү