Түрәләргә урлаганны кире кайтарырга туры киләчәк

Россия Хөкүмәте бай түрәләрнең акчасын тартып алу яклы. «Банклар һәм банклар эшчәнлеге турында», «Коррупциягә каршы тору турында» законнарга тәкъдим ителгән үзгәрешләр шул хакта. Документ Дәүләт Думасына тапшырылган. Үзгәрешләр кабул ителсә, акчаны каян алганын дәлилли алмаган түрәләрнең байлыгы дәүләт казнасына күчәчәк. Нәтиҗәсе булырмы?  

Айрат Фәррахов, РФ Дәүләт Думасы депутаты:

– Бу үзгәрешләрнең мәгънәсе: коррупциягә каршы алып барылган эшне көчәйтү өчен өстәмә чаралар булдыру һәм гамәлдәге законнарны камилләштерү, бушлыкны бетерү. Әлегә кадәр үз керемнәрен дәлилли алмаган дәүләт хезмәткәрләренең машина, торак һәм башка мал-мөлкәтләрен дәүләт файдасына тартып алу мөмкинлеге бар иде. Акча мәсьәләсендә андый механизм юк иде. Хәзер мондый мөмкинлек тә булачак. Әлегә тәкъдим ителгән үзгәрешләр комитетта да, пленар утырышта да каралмады. Миңа калса, кабул ителгән очракта коррупциягә каршы алып барылган эшне сизелерлек дәрәҗәдә көчәйтәчәк.

Рафил Ногъманов, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, отставкадагы генерал-майор:

– Күптән кирәк иде инде мондый закон. Алайса, кеше 10 елда рәсми рәвештә 10 миллион сум акча эшләгән булып санала. Аннары өендә 500 миллион сум табалар. Каян алган ул бу кадәр акчаны? Әйтерсең, чиновник эштә эш түгел, ә акча турында уйлап утыра. Шуңа күрә коррупциягә каршы законнар ни дәрәҗәдә кырысрак булса, шул кадәр нәтиҗәсе дә булачак. Белозерцевның (Пенза өлкәсе губернаторы, берничә көн элек кулга алынды. – Ред.) өендә 500 миллион сум акча таптылар. Аңа бу акча кабат кайтмас, дәүләт казнасына тапшырырлар дип уйлыйм.

Марат Галиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы:

– Дәүләт төрле алымнар белән финанслар агымын үтә күренмәле, ачыграк итәргә тырыша. Җитди адымнар ясала. Ни буласын, нәтиҗәсен вакыт күрсәтер. Яшерен финанс әйләнеше барлыгы беркемгә сер түгел. Шуңа күрә бу юнәлештә нидер эшләми булмый. Бу – бөтен дөньядагы проблема. Биткоиннар һәм башкалар да шуңа килеп чыкты бит инде. Ике як та үсештә. Дәүләт заманча чаралар уйлап табарга тырыша. Цифрлы контроль арта. Шул ук вакытта акча яшерүчеләр тик ятмый.

Хафиз Миргалимов, ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе:

– Безнең партия бу хакта инде 30 ел сөйли. БМОның коррупциягә каршы көрәш буенча конвенциясе бар. Анда әйтелгәнчә, түрәләр керемнәрен генә түгел, чыгымнарын да дәлилләргә тиеш. Юк икән, мал-мөлкәтләре дәүләткә тапшырыла. Кулга алынган губернаторларны күрегез: акчаларын машиналарга төяп алып чыгалар. Чаралар катгыйланырга тиеш. Халык мескен пенсия ала, түрәләр алтын сәгать җыя. Ни эшләгәннәрен белмиләр, доллар, евро һәм сум колларына әверелеп баралар. Россиядә яхшы законнар чыга, әмма тормышка ашмый. Катгый контроль кирәк, судлар бәйсез булырга, алар чыгарган карарлар үтәлергә тиеш. Халык зарланып килә. Ничәмә ничә суд аша узганнар, ә алар чыгарган карарлар үтәлми. Күп мәсьәләне кеше белән кешечә сөйләшеп тә хәл итәргә була.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү