Татарстанда илкүләм проект буенча үткән ел 11 медицина учреждениесе ремонтланган

Үткән ел «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанда 11 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясалды, дип хәбәр итә төбәктә илкүләм проектның үтәлешенә күзәтчелек итүче Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Шулай ук биш яңа объект төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Алар арасында — Казанда А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусы, Республика клиник онкология диспансерының ике — Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге филиаллары, Минзәлә Үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге, Әлмәттә перинаталь үзәге дә булган балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусы.

Илкүләм проект ярдәмендә республикада сырхауханәләрне табиблар белән тәэмин итү максатында комплекслы чаралар күрелә. Шул исәптән, яшь белгечләрнең хезмәт хакына өстәмәләр, ә «Земство докторы» программасы буенча ярдәм буларак бер тапкыр түләү билгеләнә.

Моннан тыш, югары уку йортларында максатчан укытылган яшь табиблар җәлеп ителә. Торак шартларын яхшырту өчен грантлар бирелә һәм социаль ипотека мөмкинлекләре файдаланыла. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрендә табиблар саны 219 кешегә арткан.


Фикер өстәү