Сәламәтлек саклау министрлыгы: COVID-19 белән авыручыларның 99%ы депрессия кичерә

Коронавирус белән авырган бар кешедә диярлек төрле неврологик авырулар ачыкланган. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш белгече, профессор Галина Иванова сөйләгән.

— Баш авырту, сизгерлек, тәм тою бозылу, паралич, төрле дәрәҗәдәге когнитив тайпылышлар, депрессия — коронавирус кичергән пациентларның 99% ы диярлек әлеге авырулардан интегә, — дип аңлаткан «Известия»гә белгеч.

Табиб ачыклаганча, коронавирус нәтиҗәләре бик төрле. Иң еш очраганы — кардиореспиратор тайпылышлар. Аерым алганда, гипоксия, бронхиаль клиренс бозылу, күкрәктәне авыртулар, йөрәк авырту, ритм бозылу. Неврология күренешләренә килгәндә, алар, белгеч сүзләренә караганда, һәр ай саен көчәя генә.

 


Фикер өстәү