М-12 юлын төзү авылларга зыян салмаячак

Дәүләт Советында Татарстан территориясе аша Мәскәү–Түбән Новгород–Казан автомобиль юлын (М-12) төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Сәяси партияләр, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Лаеш районы башлыгы, кайбер мәсьәләләрне карап тикшерү өчен, Лаеш районыннан килгән инициатив төркем әгъзалары белән очрашты.

Очрашуны Торак сәясәте һәм инфрастуктураны үстерү комитеты рәисе Александр Тыгин алып барды.Киңәшмәгә әзерләнү барышында М-12 юлы үтә торган авылларда яшәүчеләр белән эшлекле очрашу булган. Анда булачак юлга карата хәл кылуны таләп итәрдәй шактый гына проблемалар күтәрелгән.

Ттарнспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин билгеләп үткәнчә, трасса республиканың биш районы аша уза. Озынлыгы – 142 чакрым. Һәр районда, булачак юлга кагылышлы теге яки бу мәсьәләне тиз генә хәл кылу өчен, махсус төркемнәр булдырылган.
Автомобиль юлын проектлау институты (Санкт-Петербург “Гипростроймост”) вәкиле Андрей Резвяков бөтен юл буенча 34 ясалма корылма, шул исәптән 12 күпер, хайваннар узу өчен 6 сукмак, авыл хуҗалыгы техникасы узу өчен 7 җайланма һ.б. күздә тотылуын әйтте. Аның әйтүенчә, юл салу авылларга берничек тә зыян китермәчәк.

Очрашуда ЛДПР әгъзасы Эдуард Шәрәфиев Тарлаш авылында яшәүчеләрнең җәмәгать транспортын оештыру, авыл эчендәге юлларга, спорт мәйданчыкларына асфальт җәюгә кагылышлы үтенечләрен җиткерде. Боларны хәл кылуны, республика терииториясендә тормышка ашырылып килүче Президент программаларына кертү нигезендә, район хакимиятенең үз өстенә алачагы искәртелде.


Фикер өстәү