М-12 трассасы төзелеше авылларның күп кенә проблемаларын хәл итәчәк

 Авыллар үсеше өчен әһәмиятле булачак, яңа эш урыннары бирәчәк, икътисадка файда китерәчәк, инвесторларны җәлеп итәчәк. «Мәскәү Түбән Новгород Казан» тиз йөрешле автомагистраль төзелешенең уңай якларын санаганда, белгечләр шуларны искә алды. Хәтерләсәгез, шушы көннәрдә яңа трасса төзелеше мәсьәләсе буенча эшче төркем оешкан иде. М-12 нинди булыр һәм Мәскәү белән Казан арасын тоташтыручы трасса безгә ни бирер белгечләр кабат шул хакта сөйләште.

Лаеш районындагы Орел авылы халкы белән эшче төркем вәкилләре аралашты. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтүенчә, трасса авылларны үстерү өчен этәргеч бирәчәк, җирле халыкның тормыш сыйфатының яхшыруына да йогынты ясаячак. Шуңа да бу мөмкинлектән файдалана белергә кирәк дигән фикердә ул.

Министр шунысына да басым ясады: трасса төзелеше нәтиҗәсендә тирә-юньдәге авылларның күп кенә башка проблемалары да хәл ителәчәк. Су белән тәэмин итү, хайваннар дөньясын һәм сулыкларны саклау мәсьәләсе дисеңме. Юл яшьләргә дә кагылачак. Ник дигәндә, алар зур шәһәрләргә китмичә, туган җирләреннән ерак булмаган урыннарда эшләячәк.

– Әгәр без вакытлы биналар һәм корылмаларны дөрес итеп файдалансак, аларны дөрес итеп төзесәк, әлеге объектларны районда халык иминлегенә хезмәт итсеннәр өчен калдырып булачак. Киләчәктә төзүчеләрнең эшче бистәләрен спорт базасы яисә балалар лагерьлары итеп күрергә мөмкин. Әгәр анда барлык кирәкле коммуникацияләр кертелгән булса, ул технопаркка да әверелергә мөмкин әле, – ди Фәрит Хәнифов.

М-12 автотрассасы кешеләргә шәһәрдән барлык юнәлешләрдә чыгу мөмкинлеген тәэмин итәчәк. «Дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия зур башкала шәһәрләре һәрвакыт үзләрен юллар белән чолгап ала, ә алар үзәкнең җитештерү мөмкинлекләрен тәэмин итә. Түбән Новгород та, Чабаксар да, Владимир да шундый сыйфатларга ия түгел. Казан теләсә кайсы якка таба хәрәкәт итә алырлык хабка әверелергә мөмкин: төньякка, көньякка, көнбатышка, көнчыгышка. Бу бик мөһим», – дип аңлатты Фәрит Хәнифов.

Трасса төзелеше инвесторларда да кызыксыну уяткан. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов әйтүенчә, М-12 автомагистрален эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә районда сыекландырылган табигый газ җитештерү комплексы төзергә мөмкин булачак. Җитәкче сүзләренчә, әлеге инвестицияләр күләме 1 млрд сумны тәшкил итә.

Очрашуда катнашкан белгечләр төзелеш вакытында киселгән агачлар урынына яңаларын утыртуларын да әйтте. Трассада тавыш, шау-шуны киметү өчен экраннар куеласы да билгеле. Шулай ук халык белән аралашканда туган сорау-тәкъдимнәрне дә язып алдылар. Аларны проектлаучыларга җиткерәчәкләр. Эшче төркем алар белән шушы көннәрдә очрашырга ниятли.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү