80 яшьлек Фәнзия әби Фәйзуллина: «Чиккән әйберләр сорап килүчеләрнең берсен дә кире бормыйм»

Инстаграмда алып баручы Газинур Фәйзуллин үзенең әбисен 80 яшьлек туган көне белән тәбрикләп фото куйган. Әбисе  чигүле җәймәләр, сөлгеләр, мендәрләр арасында утыра. “Бу фотодагы барлык чигүле эшләр әбиемнең кул җылысы белән сугарылган”, – ди ул.

Сарман районының Янурыс авылында гомер итүче Фәнзия Фәйзуллина белән  “ВТ” хәбәрчесе элемтәгә керде. Без шалтыратканда, өйдә түгел иде. Кызы Инзирә белән сөйләшергә туры килде.

– Әниебез гомер буе колхозда дуңгыз карады. Пенсиягә чыккач, кул эшенә тотынды. Кемгәдер чигеп биргәнен хәтерләмим. Әмма өебез чигүләре әйберләр белән тулып торды.  Хәзер андый нәрсәләр модада түгел дип, бер өлешен җыеп куйдык. Алты-җиде мендәр генә йөри, – ди кызы.

Фәнзия апа күзлек кимәсә дә, соңгы арада чигүен ташлаган. Вак эш белән утыру, авырлык китерә икән. Аның каравы, газета-журналлардан аерылмаган. Кызы сөйләвенчә, китапханәдә укымаган китабы калмаган. Тарихны яхшы белә, ди.

Без сөйләшкән арада Фәнзия апа үзе дә кайтып керде.

– Ирем белән дүрт кыз үстердек. Иң кечесенә дә 50 яшь була инде. Ирем моннан 20 ел үлеп китте. Дамира исемле кызым белән бергә яшим. Ялгызлыкны сиздем дия алмыйм, балаларым ташламый. Инзирәм Казанда, Ләйсән үзебезнең авылда, Гөлназ Әлмәттә яши. Үземдә дүрт кызы булса, аның каравы дүрт оныгым да малай минем. Алар да кайтып йөри, – ди ул.–  Эшемдә дә гел алдынгы булдым. Чигү – хоббием иде. Бик яратып эшләдем. Хәзер инде аларга карап сокланып кына торам. Сабантуе җитсә, сандыктан чыга инде алар. Мәдәният йортында эшләүчеләр килә. Аларга биреп  җибәрәм. Сорап килгән беркемне дә кире бормыйм.


Фикер өстәү