Викторияләр әле һаман ямь-яшел утыра. Инде хәзер аларны ашларга – мочевина яки бордос катнашмасы сибәргә ярыймы? Әллә яфракларын койганнан соң гына сибәргәме?
Әлфинур Мөхәммәтнурова
Сорауларга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирде:
Җиләк куаклары сәламәт икән (җиләкләре черемәгән булган дигән сүз), 1%лы бордос катнашмасы сиптерегез. Черегән җиләкләре күп булган икән – 3%лысын. Кышка алар яфракларын коймыйча керә. Бу максаттан 10 литр суга 10 – 15 тамчы «зеленка» тамызып сибәргә дә була.
Фото: maya-ballet.ru