Удмуртиянең Сарапул шәһәрендәге бер фатирда 11 яшьлек кызны үтергәннәр. Бу хакта җирле тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кызның мәетен әнисе тапкан. Вәхшинең кем булуы ачыкланган, ул — 27 яшьлек элек хөкем ителгән ир-ат, кызның әнисенең танышы. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.