Татарстанда кеше үтерү очраклары арткан

Быелның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча, Татарстан Россия төбәкләре арасында үтерү очраклары саны буенча лидерлыкка чыккан.

Республикада шундый 31 очрак теркәлгән. Әгәр узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, күрсәткечләр өчтән бер өлешкә арткан. Бу хакта Генпрокуратурага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Россиядә барлыгы 774 кеше һөҗүм итеп үтерелгән, бер ел элек – 723. Исегезгә төшерәбез, гыйнварда берничә тетрәндергеч вакыйга булды. Казанда 24 яшьлек хатын-кыз иптәш кызын пычак белән кадап үтерде, ә Питрәч районында бер хатын-кыз абыйсының гомерен өзде.


Фикер өстәү