Татарстан Президенты Иннополис университетының нейрофән һәм когнитив технологияләр лабораториясе вәкилләре белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Иннополис университетының нейрофән һәм когнитив технологияләр лабораториясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт йортында узды.

Нейрофән һәм когнитив технологияләр лабораториясе балаларга белем бирүдә, сырхауларны тергезүдә һәм сәнәгатьтә җитештерүдә кешегә машина белән идарә итү мөмкинлеге бирүче техник чаралар эшләү өчен фәнни тикшеренүләр, сынаулар үткәрә.

Быел февраль аенда лабораториянең өлкән фәнни хезмәткәре Владимир Максименко 2020 елда яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Президенты премиясе лауреатына әйләнгән. Премия аңа баш миенең нормаль эшчәнлеген контрольдә тоту өчен “баш мие-компьютер” интерфейсын эшләү өчен бирелгән.

Татарстан Президенты Владимир Максименконы югары дәрәҗәдәге бүләге белән котлап, яшь ИТ-белгечнең фәнни-тикшеренү хезмәтенең медицинада һәм мәгарифтә зур әһәмияткә ия булуын искәртте. Рөстәм Миңнеханов нәтиҗәле хезмәте һәм фән, мәгарифне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Владимир Максименкога Татарстан Президенты Рәхмәтен тапшырды.

Лаборатория җитәкчесе Александр Храмов, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин һәм ИТ-вуз ректоры Александр Тормасов да Президент Рәхмәтенә лаек булды.

Рөстәм Миңнеханов тикшеренүләре өчен Иннополис галимнәренә җылы рәхмәт сүзләре ирештереп, бу тикшеренүләрнең бөтен ил өчен мөһимлеген искәртте. “Иннополис якындагы елларда барлык санлы технологияләр буенча тикшеренүләр ягыннан гына түгел, кадрлар әзерләү ягыннан да төп методик үзәк булып торачак”, – диде Татарстан Президенты.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү