Яшел Үзән шәһәрендә күпфатирлы йортта газ шартлаганнан соң тагын ике җинаять эше кузгатылды

Татарстанның Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда Яшел Үзән шәһәрендә күпфатирлы йортта газ шартлаганнан соң тагын ике җинаять эше кузгаттылар.

Элегрәк тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан иде инде. Хәзер исә «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» һәм «Саксызлык» маддәләре буенча ике яңа эш кузгату турында билгеле булды.


Фикер өстәү