Шәхси йортта янгын чыгып, бер ана ике баласы белән янып үлгән

Тулада күп балалы гаилә йортында янгын чыккан. Әниләре белән ике бала янып үлгән, әтиләре белән ике бала котыла алган. Бу хакта җирле Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзер «Саксызлык аркасында үлемгә китерү»  маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Туладагы Одоево шоссесындагы ике катлы шәхси йортта янгын кичә 16:45 тә булган, ә 17:30да аны сүндергәннәр.

Йортта дүрт балалы гаилә яшәгән. Янгын калдыкларын сүткәндә 39 яшьлек хатын-кыз, җиде һәм бер яшьлек кызларның мәетләре табылган. «Өлкә прокуратурасында хәбәр итүләренчә, уттан гаилә башлыгы, шулай ук өлкән балалар – 12 яшьлек малай һәм 13 яшьлек кыз чыга алган. Алар хастаханәгә салынган.


Фикер өстәү