Татарстан авылларында торак мәйданының бер квадрат метры бәясен расланган

Татарстан Хөкүмәте 2021 елга республика авылларында торак мәйданының бер квадрат метры бәясен раслаган.

Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган. Әлеге күрсәткеч 29 мең сум итеп билгеләнгән. Ул торак шартларын яхшырту буенча социаль түләүләр күләмен исәпләүдә кулланыла.


Фикер өстәү