2021 елның җәендә Нижневартовскида узган бәйрәмдә Федераль Сабантуй символы – бронза канатлы «Тулпар» Ульяновск өлкәсенә тапшырылган иде.
Быел бәйрәм 18 июньдә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында Татарстанның Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев хәбәр итте.
Бөтенроссия авыл Сабан туе исә 2 июльгә планлаштырылган. Ул быел Мордовиянең Аксен авылында узачак.